Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

Казан 23 февральдә сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән

Казан Ватанны саклаучылар көнендә сәяхәт итәр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Рейтинг 21- 23 февраль бәйрәм көннәрендә туристлар тарафыннан кунакханәләргә ясалган бронь мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән.

Татарстан башкаласыннан кала, әлеге бәйрәм көннәрендә сәяхәт итәр өчен илнең иң популяр шәһәрләре унлыгына Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Калининград, Тула, Ярославль, Владимир, Псков, Бөек Новгород кергән. Курортлар арасында Красная Поляна (Сочи) һәм Домбай лидер булып бара.

Travel.ru туристик сервисы мәгълүматлары буенча, бәйрәмнәрдә Казанга уртача 3 көнгә киләләр икән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20