Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

Казан администрациясе Йолдызлар аллеясының югалган объектларын торгызу өчен финанслау эзли

Хәзерге вакытта Казан Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре тарафыннан Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясының югалган объектларын торгызу өчен финанслау чыганакларын эзләү бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сүз уңаеннан, Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясыннан татар эшлеклеләренә багышланган ике йолдыз юкка чыккан, дип яза шушы көннәрдә социаль челтәрдәге аккаунтында танылган шагыйрь Айрат Бик-Булатов.

Район администрациясе Казанның үзәк урамында Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатовага куелган ике йолдызның, чыннан да, юклыгын раслады. Алар аңлатуынча, йолдызның берсен 2015 елда вәхшиләр урлаган, ә икенчесе 2017 елда кар чистарту техникасы тарафыннан җимерелгән.

Татарстанның Мәдәният министрлыгында «Татар-информ» журналистына Йолдызлар алееясының мемориаль такта да, һәйкәл дә булмавын, шунлыктан министрлыкның аның өчен җаваплы булмавын җиткерделәр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций