Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.01.2015

Казан - Аэропорт маршруты буенча электричкада йөрү бәясе 30 сум тәшкил итәчәк

Казан - Аэропорт тимер юл маршруты буенча йөрү бәясе 30 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта "Россия тимер юллары" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 елның 29 декабрендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча, Казан - Аэропорт тимер юл маршрутына "Содружество" ААҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе хезмәт күрсәтәчәк.

1 февральдән башлап «Вахитов», «Комбинат», «Юбилейная» һәм «Столбище» тукталышлары белән Казан - Аэропорт маршруты буенча 8 пар шәһәр яны поезды йөри башлый. Юлга 26 минут вакыт китә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан "Татарстан Республикасы территориясендә "Содружество" ААҖ башкара торган шәһәр яны элемтәсендә тимер юл транспорты белән пассажирлар йөртүгә максималь тарифлар раслау турында"гы чираттагы карар чыкканчы, әлеге маршрут буенча гамәлдәге "шәһәр яны" тарифлары буенча йөрергә мөмкин. Шулай итеп, «Вахитов», «Комбинат», «Юбилейная» һәм «Столбище тукталышларына кадәр барган өчен 18 сум түләргә кирәк була.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20