Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Казан аэропорты футбол буенча дөнья чемпионатына тулысынч әзер - Рафис Борһанов

"Казан" Халыкара аэропорты 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарларын һәм командаларын каршы алу өчен өстәмә инвестицияләргә мохтаҗ түгел, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советының икътисад комитеты рәисе Рафис Борһанов.

"Аэропортны өстәмә үстерүнең әһәмияте юк, бездәУниверсиада һәм 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң кирәкле база бар", - диде Борһанов. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанга 120 меңнән артык кеше килде.

"Кешеләр күбрәк килә икән, өстәмә металл детекторлар куячакбыз. Үткәрү мөмкинлеген тиз арттыру өчен бездә кирәкле бөтен әйбер бар", - дип ассызыклады Борһанов. Ул билгеләп узганча, дөнья чемпионаты вакытында Казан үсеш кичергән Европа шәһәрләреннән калышмаячак, дип яза welcome2018.com порталы.

"Мин Лиссабонда Чемпионнар лигасы финалында булдым, - диде ул. Көчле инфраструктуралы зур шәһәр кебек инде, әмма "Атлетико" һәм "Реал" командалары икесе бер вакытта, ә алар белән 50 меңгә якын җанатар килгәч анда коллапс туды. Ә без андый сандагы кешене кабул итәргә өйрәндек", - дип ассызыклады Борһанов.

Искәртәбез: 2018 елда Казанда дөнья чемпионатының алты уены узачак: дүртесе төркем этабы уены, берсе 1/8 финалы матчы һәм чирефинал. 2017 елда Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән бергә Конфедерацияләр кубогы матчларын кабул итәчәк.               

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20