Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

«Казан» аэропорты җәйге режимга күчә

27 марттан 29 октябрьгә кадәр “Казан” халыкара аэропорты авиаочышлары җәйге расписание буенча башкарылачак, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.
Агымдагы елның февраленнән Ростов-на-Донуга рейслар башкара башлаган «РусЛайн» авиакомпаниясе, төбәк очышларын субсидияләү кысаларында, программаны үтәүне җәй дә дәвам итәчәк. Казан-Төмән һәм Казан-Екатеринбург юнәлешләрендә Һава судносы графигы үзгәрешләр кичерде: хәзер ике рейс та атнага өч тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга башкарылачак.
«Северный ветер» авиакомпаниясе Казан-Симферополь маршрутына дүшәмбе керешәчәк. Шулай итеп бу юнәлештә биш авиаташучы эшләячәк, пассажирлар Кырым ярымутравына көн саен оча алачак дигән сүз. Көньяк Россия юнәлешенә ихтыяҗ зур. Узган елдан аермалы буларак, бу җәйге сезонда пассажирлар җомгадан кала теләсә кайсы көнне Сочига оча алачак.
Татарстанның 2015 елда гамәлгә куелган UVT Aero авиаташучысы маршрут челтәрен актив үстерә һәм очышлар ешлыгын арттыра. Яңа авиакомпания кыш башлаган программасын - Нижневартовск, Пермь, Түбән Новгород, Ханты-Мансийск, Чиләбе, Новосибирск, Краснодарга, шулай ук Казан– Салехард – Казан (Санкт-Петербургта төшеп) юнәлешендә дә очышларны дәвам итә.
«Комиавиатранс» авиакомпанисе Сыктывкарга атнага өч оча. «Ямал» һәм «РусЛайн» авиакомпанияләре тарафыннан Төмәнгә атнага биш рейс планлаштырылган.
28 апрельдә Czech Airlines яңа чит ил авиакомпаниясе Прагага рейслар ача. Казаннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе Airbus A320 очкычларында башкарылачак.
Finnair авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан очышларны апрель азагында яңарта. Очышлар Embraer 190 самолетларында атнага өч тапкыр башкарылачак.
Грециянең Ираклион шәһәренә очышлар ешлыгы да шактый арттырылачак. Бу җәйдә әлеге юнәлештә Nord Wind, Ellinair һәм Azur Air («Катэкавиа») авиакомпанияләре эшли башлый, шулай ук Барселонага һәм Камраньга да рейслар планлаштырыла.
«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе Казань – Бургас маршруты буенча очышлар ача. Җәйнең беренче яртысында «Икар» Көньяк-көнчыгыш Азиягә (Бангкок, Пхукет һәм У-Тапао) рейслар планлаштыра.
Җәйге очышлар расписаниесе 29 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Расписание белән аэропорт сайтында «Для пассажиров и гостей» – «Сезонное расписание» бүлегендә танышып була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20