Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Казан аэропорты май бәйрәмнәрендә пассажир агымын 1,5 тапкырга арттырган

Май бәйрәмнәрендә «Казан» Халыкара аэропорты пассажирлар агымын узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттырган. Аэропорт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 елның 28 апреленнән 9 маена кадәр халыкара юнәлешләрдә пассажирлар саны 28 мең 140 кеше булган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда, 151,2 процентка күбрәк.

Иң зур ихтыяҗ Анталья рейсына (14 мең 350 пассажир) булган. Шулай ук Дубай, Даламан, Стамбул һәм Бакуга рейслар популяр булган.

Эчке линияләрдә сорау 16,5 процентка арткан. Иң популяр юнәлешләр арасында Мәскәү булган (38 мең 722 пассажир). Санкт Петербург, Сочи һәм Уфа шулай ук ихтыяҗлы булган.

Барлыгы бу май бәйрәмнәрендә «Казан» Халыкара аэропорты 80 мең 447 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 45,6 процентка күбрәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!