Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Казан аэропортында Прагага кадәр рейсларга билетлар сатыла башлады

 Казан аэропортында Прагага кадәр рейсларга билетлар сатыла башлады. 28 апрельдән пассажирларга Czech Airlines авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә башлый, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты” матбугат хезмәте.
Чехия башкаласына рейс атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак. Пассажирлар 130 урынга исәпләнгән Airbus A320 һава судносында очачак.
Очышлар өчен түбәндәге график каралган: борт 22.05 сәгатьтә Прагадан күккә күтәрелә, 02.40 сәгатьтә Казанга төшә.
3.35 сәгатьтә һава судносы Чехиягә юл тота һәм 6.15 сәгтаьтә аэропортка төшә. Графикка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.
Бу маршрут буенча очышлар октябрь ахырына кадәр башкарылачак.
Пассажирлар урыннар, авиабилетның тулы бәясе турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында таба ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20