Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.01.2015

"Казан" агросәнәгать паркында икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе узачак

"Казан" агросәнәгать паркында икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе узачак  31 гыйнварда "Казан" агросәнәгать паркында икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, шулай ук ярма һәм майонезлар күргәзмә-ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә республикада җитештерелгә икмәк-күмәч, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярма, майонез, кетчуп һәм джемнар тәкъдим ителәчәк. Анда 15тән артык предприятие катнашыр дип көтелә. Алар арасында "Казанның 2нче икмәк пешерү заводы" ААҖ, "Казанның 3нче икмәк пешерү заводы" ААҖ, "Икмәк-кондитер комбинаты" ААҖ, "Васильево икмәк пешерү заводы" ААҖ (Яшел Үзән районы), "Яшел Үзән икмәк пешерү комбинаты" ЯАҖ, "Чистай икмәк пешерү заводы" ААҖ, "Алабуга икмәк пешерү заводы" ААҖ, "Икмәк" ҖЧҖ (Лаеш районы), "Колос" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы, Алексеевски икмәк пешерү комбинаты, "Кама плюс" җитештерү берләшмәсе (Балык Бистәсе районы), "Буа икмәк пешерү заводы" ҖЧҖ,  «Хузангаевский» авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы (Алексеевски районы), "Алтын Казан" ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ (Алабуга районы), «Нәфис-Биопродукт»  ҖЧҖ (Казан) бар.  

Күргәзмә-ярминкә иртәнге сәгать 9да башлана. Агрәсәнәгать паркы бу көнне гадәти тәртиптә: 7.00дән 19.00гә кадәр эшли.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20