Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Казан артының “Ызандашлар” иҗат төркеме башваткыч чишә

Сәләтнең бер өлеше — тумыштан, тугыз өлеше - тырышлыктан ди татар халык мәкале. Мәкальгә нигезләнеп эш итүчеләр һич кенә дә ялгышмыйлар дип әйтергә тулы хокукыбыз бар, алар тормышта үз максатларына ирешә баралар.

Чираттагы «Башваткыч» тапшыруы чыгарылышына кунакка нәкъ әнә шундый сәләтле һәм максатчан кешеләр - «Ызандашлар» иҗат төркеме килә. Төркем Казан артының җиде районында - Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба һәм Теләчедә яшәп иҗат итүче каләм ияләрен берләштерә. Сәләтле һәм иҗат ялкыны ташып торган каләм тибрәтүчеләр башваткычны уңышлы чишеп чыга алырлармы?

Сорауга җавапны якшәмбе, 10 нчы сентябрь кичендә, «Башваткыч» тапшыруын карап белергә була. Тапшыру, гадәттәгечә, 18:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера