Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.03.2015

Казан авиация заводында Җиңүнең 70 еллыгына медальләр тапшырылды

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – “Туполев” ААҖ филиалында “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков 35 сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, Казан мотор төзелеше берләшмәсе һәм Казан дары заводы ветераннары бар.

Илдар Халиков бу чарага килүчеләрне якынлашып килгән бәйрәм белән котлады. “Бу сугышта безнең Җиңү зур югалтулар аша килде – дистә миллионнарча кеше тормышы, җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар, илдән чыгарылган һәм юк ителгән тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр, - диде ул. – Кызыл Армия фашистлар режимына нокта куйды, үз Ватанын һәм башка дәүләтләрне азат итте. Бу Җиңүдән башка мондый чәчәк аткан Европа һәм тынычлык булмас иде, бу хакта һәрвакыт истә тотарга кирәк”.

Илдар Халиков 700 мең татарстанлы фронтка китте, аларның яртысы яу кырыннан кайтмады, диде. Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә ия булган һәм өч дәрәҗә Дан ордены тулы кавалеры булган, 200 меңнән артыгы хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән”, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте башлыгы.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, сугыш елларында Татарстан хәрби техника җитештерү буенча иң мөһим төбәкләрнең берсе булган. Шулай итеп С.П.Горбунов исемендәге Мәскәү авиация заводы Казанда Г.К.Орджоникидзе авиазаводы территориясендә урнаштырылган һәм ике айдан яңа "Пе-2" бомбага тотучы самолетлар чыгара башлаган. Сугыш елларында биредә 10 меңннән артык шундый хәрби самолет җитештерелгән. Һәр тәүлек саен завод фронтка 10-12 "Пе-2" хәрби самолетын җибәрүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Казан ат дирбияләре эшләү фабрикасы территориясендә Ленинградтан авиация заводы китереп урнаштырылган, ике атнадан ул "У-2" самолетын чыгара башлаган, 1944 елда ул конструктор Н.Н.Поликарпов исеме белән "По-2" дип йөртелә башлый. Алар фронтта төнге бомбага тотучы, элемтә самолетлары буларак кулланыла. Сугыш елларында барлыгы 11 мең 553 "По-2" самолеты чыгарылган, дип билгеләп үтте И.Халиков.

Ул шулай ук ул вакытта илдә бердәнбер Казан кинотасма фабрикасы кыска вакытта хәрби һава разведкасы өчен аэрофототасма чыгаруны үзләштергән, сугыш елларында ул 4 тапкырга күбрәк җитештерелгән, дип сөйләде.

Моннан тыш, Казан кетгут заводы Советлар Союзында яраларны тегү өчен кетгут җепләре чыгаручы бердәнбер завод булган. Сугыш елларында җеп җитештерү күләме 5 тапкыр арткан.

Татарстанның җиңел сәнәгате дә фронтны күп продукция белән тәэмин иткән, дип билгеләп үтте И.Халиков. “Сугыш елларында Татарстан сәнәгате фронт кирәк-яраклар өчен барлыгы 600 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптән хәрби самолетлар, кораллар, “Катюша” өчен реактив туп ядрәләре, хәрби кирәк-яраклар”, - диде республика Премьер-министры.

Ул шулай ук тыл хезмәтчәннәрен аерым билгеләп үтте. Аерым алганда, сугыш елларында алар ярдәме белән Татарстан илгә 131 млн пот икмәк, 59 млн пот ит, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә тапшырган.

“Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм сезгә патриотик хезмәтегез, яшьләргә йогынтыгыз өчен рәхмәтле”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Ул ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламәтлек теләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20