Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

Казан белән Уфа туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр

Казан белән Уфа туристлыкны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Уфаның шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Килешү Россия шәһәрләре берлеге 2013 елдан бирле үткәрә торган IV Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр форумында имзаланды. IV форум 17-18 июньдә Уфада узды. Ул беренче тапкыр халыкара статусында үтте, дип хәбәр итә Казанның туристлыкны үстерүгә ярдәм комитеты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20