Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Казан Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушылачак

22 нче сентябрьдә Казан янәдән Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушыла. Бу көн 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр үткәрелгән Европа мобильлек атнасы уңаеннаноештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Һәр елны әлеге кампания, җәмәгатьчелекнең игътибарын шәһәрләрдә автомобильләр саны арту һәм һава пычрануга җәлеп итәр өчен уздырыла, төрле темаларга багышлана.

2017 ел темасы «Clean, shared and intelligent mobility! Sharing gets you further» («Экологик һәм интеллектуаль мобильлек! Уртак куллану киләчәккә илтә») буларак яңгырый. Халыкара акция автомобильләрнең һава өчен тикәре йогынтысы турында искәртү һәм кешеләрне җәмәгать транспорты һәм велосипедлар белән кулланырга этәрү өчен оештырыла.

Казанның Транспорт буенча комитеты шәһәрлеләрне 22 сентябрьдә әлеге акциягә кушылырга һәм, бер генә көнгә булса да, шәхси автомобильләрдән баш тартырга һәм җәмәгать транспорты яисә велосипедлар белән кулланырга өнди.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин