Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.11.2015

Казан читендәге яңа урамнар Йосыф Акчурин, Шакирҗан Таһиров, Дмитрий Строганов, Гомәр Бәширов исемнәрен йөртәчәк

Казанның Совет һәм Киров районнарында яңа урамнар барлыкка киләчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карарлары Казан муниципаль берәмлегенең “Документлар һәм хокукый актлар җыентыгы”ның 45нче номерлы санында дөнья күрде, диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

Аерым алганда, Совет районының Новая Сосновка торак массивында өч яңа урам барлыкка килә һәм аларга Йосыф Акчурин, Шакирҗан Таһиров һәм Дмитрий Строганов исемнәре бирелә.

Киров районында “Волжская гавань” торак комплексындагы (ул коттедж бистәсе) бер урам язучы Гомәр Бәширов исеме белән аталачак.

Якын көннәрдә яңа урамнарда адрес атрибутикасы урнаштырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20