Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Казан Дәүләт консерваториясе “Түләк” операсын тәкъдим итә

Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе үткән уку елында куйган “Түләк” операсы кабатлап күрсәтелә. Опера Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 3 нче октябрьдә булачак. Операның афишасы һәм эчтәлеге Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайтына урнаштырылган.

Башлана - 18.30. Билетлар сатуда.

Татар Опера студясенең сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова. Операны Казанда туып үскән Мәскәү режиссеры Евгений Артамонов сәхнәләштергән. Нәҗип Җиһанов музыкасын Консерваториянең студент һәм аспирантлары белән бергә “Татарика” оркестры башкара. Төп партияләрен Айгөл Хәйри, Айгөл Гардисламова һәм Артур Исламов башкара.

Мәгълүмат өчен. Нәкый Исәнбәт либреттосына нигезләнгән сюжет буенча, Алимбәк хан, тәхет дәвамчысы булачагын күздә тотып, бердәнбер кызы Аембикә кияүгә чыгасы егетне үзе сайлый. Ярыш игълан ителә. Дәгъва иткән кияүләр – Яу башлыгы Сартлан белән кошбиче Солтан Гәрәй. Әмма мәйданда Түләк пәйда була. Ул Сартлан белән бер атадан туган бала. Җитмәсә, алар Аембикә белән күптән бер-берләренә гашыйк. Түләк ярышта җиңеп чыга. Әмма операның кире геройлары Сартлан белән Солтан Гәрәй Түләккә карата мәкер кора.

Нәтиҗәдә Түләк Асылкүл төбендәге су патшалыгына эләгә. Су патшасы кызы Сусылу белән Түләкнең туе була. Әмма җирдә – Болгар илендә - канлы сугыш баруын белеп алган Түләк җиргә ашыга. Бу хурлыкка чыдый алмаган Су патшасы кызын томанга әверелдерә.

Җиргә чыккан Түләк биредә яу кырына чыккан Аембикәсен югалта. Ул, сатлыкҗан абыйларыннан да үч алып, илен саклап кала, Сусылуын да, Аембикәсен дә югалта...

Спектакль яшь археологларның мавыгып эшләп йөргәндә, артефактларга юлыгуы белән башлана. Алар фантазиясендә тәхет ачыла һәм яшьләр риваятьләргә күчкән вакыйгаларның шаһиты була. Шулай итеп, бер үк герой партиясен, чиратлап, ике артист башкара. Бер сәхнәдә – ике параллель дөнья.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20