Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Казан дәүләт медицина университеты Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнендә квест уздыра

31 майда Казан дәүләт медицина университетында спорт квесты узачак. Чара никотин бәйлелеге проблемаларына игътибарны җәлеп иттерүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруны пропагандалауга юнәлдерелгән. Квест Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә һәм «Россияне тәмәке төтеннән коткарыйк» бөтендөнья акциясенә багышланган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларны кызыклы һәм бай программа көтә.

Спорт квесты 16.00 сәгатьтә университет территориясендә Бутлеров урамы 49 йорты (мәйданга керү Курашов урамы ягыннан) янында башланачак. Һава торышы начар булса чараны югары уку йортының спорт залында уздырачаклар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций