Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2016

"Казан Экспо" логотибын һәм фирма стилен сайлауда бик игътибарлы булырга кирәк - И.Халиков

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгенең логотибын һәм фирма стилен эшләүгә ачык Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен сайлап алу буенча жюри утырышында катнашты. Чара Казанның IT-паркы территориясендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәген төзү - Татарстан өчен бик әһәмиятле проект. Ул искәрткәнчә, әлеге комплекс 2019 елда Казанда WorldSkills Competition эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрү барышында төп ярыш мәйданчыгы булачак. 

"Татарстан башкаласы күптәннән әлеге объектка мохтаҗ, - дип саный И.Халиков. - Булган күргәзмәләр үзәге заман таләпләренә җавап бирми, ә үзенең характеристикалары буенча Россиянең башка төбәкләрендә шундый объектлардан шактый калыша", - дип өстәде ул.

"Төзелешкә әзерлек кысаларында без илләр буенча күп йөрдек, башка дәүләтләр тәҗрибәсе белән таныштык", - дип сөйләде ТР Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, әлеге проектны тормышка ашыруны илнең югары җитәкчелеге игътибар белән күзәтә, бу да зур җаваплылык өсти. "Казан Экспо"ның логотибын һәм фирма стилен сайлауга бик игътибарлы булырга кирәк, дип ассызыклады Премьер, чөнки сүз идеология, танып булучанлык һәм алга этәрүдә уңайлылык турында бара. "Күпмедер дәрәҗәдә без булачак продуктның тышлыгын булдырабыз. Безнең максат объектны төзү генә түгел. Ул эшләргә һәм клиентлар җәлеп итәргә тиеш", - дип басым ясап әйтте ул.

Комплексның параметрлары турында "Казан Экспо" ҖЧҖ генераль директоры, ТР Президенты ярдәмчесе Роберт Миңнегалиев сөйләде. Әйтик, аның сүзләренчә, ябык биналарның гомуми мәйданы 49 мең 660 кв метр тәшкил итәчәк, шулай ук ачык күргәзмә павильоннары да каралган. Төзелеш берничә этапта узачак. Беренче павильонны һәм галереялар төзүне үз эченә алган беренче чиратны агымдагы елның ноябрь аенда тәмамлау ниятләнә. Икенче этап буенча эшләрнең якынча төгәлләнү вакыты (икенче павильонны төзү һәм гомуми төзекләндерү эшләре) - 2017 елның августы.

Р.Миңнегалиев төзелеш эшләре график нигезендә алып барылганны әйтте. "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә буласы чаралар планы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә  эшләнә.

Аннары жюри әгъзалары конкурсның финалчылары эше белән танышты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20