Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

Казан эре һәм урта предприятиеләргә кертелгән инвестицияләр, берәмләп сату әйләнеше буенча илдә зур шәһәрләр арасында - икенче

Казан эре һәм урта предприятиеләргә кертелгән инвестицияләр, берәмләп сату әйләнеше буенча илдә зур шәһәрләр арасында - икенчеСоциаль-икътисади өлкәдә 2015 ел гади булмады, кайбер тармакларда чигенүләр күзәтелде, шулай да, илебезгә карата санкцияләр игълан итүчеләр фаразлап көткән кадәр булмады – бу чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә җитештерелгәнне куллану, яңа технологияләр бәрабәренә түбән тәгәрәүгә юл куелмады. Казан шәһәре Думасының V сессиясендә башкаланың 2015 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча хисап ясалса да, төгәл саннар март ахырында гына билгеле булды, дип, бүген мэр Илсур Метшин муниципаль җитәкчелекнең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш идарәсе рәисе Илдар Шакировка шушы мәсьәлә буенча сүз бирде.

2015 елда Казан шәһәре буенча тулаем территориаль продукт 604,3 млрд сум тәшкил иткән, 2014 елдагыдан исә 38,6 млрд сумга арткан. Казанда җитештерелеп озатылган товар күләме 320,4 млрд сумлык булып, 2014 елдагыдан 42,2 млрд сумга арткан, шулай да, бәяләр чагыштырмасында 4,4 процент кимү теркәлгән.

Сәнәгать производствосы үсеше индексы 95,6 процент тәшкил иткән – бу 2000 елдагыдан беренче тапкыр шундый чигенеш, дип, И.Шакиров ел йомгакларын барлады.

Шәһәр икътисадына кертелгән инвестицияләр күләме 8,8 млрд сумга артып, 169,7 млрд сумга җиткән. Шулардан эре һәм урта предприятиеләргә кертелгән инвестицияләр суммасы 108,8 млрд сум булып, 2014 елдагының 98,6 процент дәрәҗәсен тәшкил иткән. Шуңа да карамастан, Казан илебезнең миллион халкы булган зур шәһәрләре арасында 2 нче урынга чыккан, аннан алда – Пермь.

Эре һәм урта предприятие-оешмаларның сальдоланган финанс нәтиҗәсе (керемнән чыгымны алгач) былтыр 33,9 процентка арткан һәм 88,8 млрд сум тәшкил иткән. Җитештерелгән продукция күләмен арттырган предприятиеләр: машиналар һәм җиһазлар җитештерүчеләр (21,4 процентка), электр җиһазлары, электрон һәм оптик җиһазлар җитештерүчеләр (18,5 процентка), целлюлоза-кәгазь җитертерү, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеге өлкәсе предприятиеләре (10,6 процентка); продукциясен киметкәннәре: транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү (28,2 процентка), күн әйберләр һәм аяк киемнәре җитештерү (18,5 процентка), металл әйберләр җитештерү (13,2 процентка).

Оешмалар эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләре - 88,8 млрд сум (+22,5 млрд): эшкәртү өлкәсе – 45,9 млрд (+16,7 млрд), энергетика – 11,7 (+2,3), төзелеш – 4,0 (+2,3), сәүдә – 14,6 (-1,1), транспорт һәм элемтә – 10,3 (+2,1).

Казанның тулаем төбәк продукты формалашуда кече һәм урта бизнес өлеше 2,9 процентка артып, 36,9 процент булган. Кече предприятиеләрнең товар әйләнеше 2,4 процентка арткан һәм 424,3 млрд сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, икътисади актив кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләр саны 3,4 процентка артып, 58,1 меңгә җиткән. Барлыгы 181,8 мең кеше шундый кече һәм урта предприятиеләрдә хезмәт куя.

Кулланылыш бәяләре елга уртача 12,8 процентка үскән. Берәмләп сатуда сәүдә әйләнеше буенча Казан, Екатеринбургтан (725,9 млрд сум) соң, икенче урында - 446,1 млрд сум (2014 нче елда - 449,9 млрд сум) тәшкил иткән (шулай да, товар күләмендә 13 процент чигенеш күзәтелгән). Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 32 мең 56 сум исәпләнә (үсеш – 0,2 процент), аерым алганда, кече бизнеста – 26,8 мең сумга кадәр, урта һәм эре предприятиеләрдә - 34,8 мең сум диярлек (үсеш – 5,9 процент).

Татарстан башкаласында былтыр 762 мең кв.м торак файдаланылышка тапшырылган. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары гомуми мәйданы 588,3 мең кв.м булган 10 мең 4 фатир төзеп тапшырган. Бөтен торакның 37 проценты ел азагында, ягъни 4 нче кварталда гамәлгә кертелгән.

Социаль программалар буенча шәһәр йөкләмәләрен үтәгән. Шул максатларга 10,8 млрд сум акча күчерелеп, социаль ипотека буенча 5 йорт салынган, шәһәрнең төрле районнарында, Кояшлы, Константиновка, Сосновка бистәләрендә 3,2 мең урынга исәпләнгән 20 яңа балалар бакчасы, Яңа Савин районында 1375 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылган. Уку йортлары, йорт ишегаллары территорияләрендә барлыгы 18 спорт мәйданчыгы файдаланылышка тапшырылган.

Бу уңайдан мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, федераль программалардан тыш, Татарстан Президенты гамәлгә куйган программалар да дистәләрчә булып, республика аларның берсеннән дә баш тартмады – бу бик уңай күрсәткеч. Ә инде шәһәрнең социаль-икътисади үсеше күрсәткече – калада эшләп торган зур краннарның күплеге, дип, мэр бу яктан миллионнан артык кешесе булган Казанның хәлен уңай бәяләде. “Казан үсештә булырга, югалтуларга карамастан, үзе кебек эре шәһәрләр арасында алда барырга тиеш”, - дип өндәде И.Метшин. Ул искәрткәнчә, Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла, шул исәптән ташламалы кредитлар бирү һәм муниципаль күчемсез милекне ташламалы шартларда арендага тапшыруда.  

“Эшләүне дәвам иттерәбез. Кабер тармаклар үсештә һәм бу, сүз дә юк, - эре сәнәгать предприятиеләре, җитәкчеләр, коллективлар тырышлыгы. Республикабыз Президентының, Хөкүмәтенең инвестицияләр, яңа технологияләр җәлеп итү буенча бик тырышып эшләве эре компанияләребезнең планкаларын күтәрде, һәм менә хәзер шуның нәтиҗәләрен күрәбез: күбесе эш белән тәэмин ителде, күп елларга контрактлы булды. “Җыеп кына әйткәндә, Казан эшләвен, үсешен, “исән калу” гына түгел, үсеш юлларын да табуын дәвам иттерә, - дип йомгак чыгарды И.Метшин. – Төбенә төштекме, төшеп җитә алмадыкмы... Төптә капшанып йөрергә без водолазлар түгел. Без профессиональ дәрәҗәдә эшләргә, икътисадта, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләрдә килеп чыккан чакыруларга вакытында реакция күрсәтергә, хәл итәргә тиеш”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20