Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

Казан – Франкфурт-на-Майне даими туры рейсы ачылды

 Казан – Франкфурт-на-Майне даими туры рейсы ачылды. 9.45 сәгатьтә «Аэрофлот» компаниясе самолеты беренче рейска чыга.

Очышлар 150 урынлы "Airbus A320" һава судносында атнага ике тапкыр (дүшәмбе һәм җомга) башкарылачак. Казаннан 9.45 сәгатьтә кузгалган самолет 13.05 сәгатьтә Франкфуртта булачак. Аннан кире рейс 14.20 сәгатькә куелган, Казанда - 19.20. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Эконом-класста билет бәясе ике якка 25 мең сумнан башланса, бизнес-класста - 60 мең сумнан.

«Аэрофлот» пассажирлары өчен Германия тимер юллары белән бергә Rail & Fly программасы гамәлдә. Тимер юлда йөрү бәясе авиабилет бәясенә кертелергә мөмкин - эконом-класс өчен  - 40 евро, бизнес-класс өчен - өстәмә түләүсез. 

Туры даими рейсларны ачу чарасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, «Аэрофлот» директорының сатулар департаменты урынбасары Дмитрий Трофимов катнашты.

Андрей Егоров белдергәнчә, даими авиаочыш ачылуы - ТР Хөкүмәте, «Аэрофлот» компаниясе һәм "Казан" аэропортының уртак эше нәтиҗәсе. Аның сүзләренчә, бу Татарстан, Россия һәм Германия арасында икътисади элемтәләрне үстерүгә этәргеч бирәчәк.

Билетлар 3 атна элек сатыла башлады һәм сату уңышлы бара. Шулай итеп, бүген Франкфуртка беренче рейс белән бизнес-класста 3 пассажир оча, ә эконом-класста - 73.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20