Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2016

Казан футбол еврокубогының финалын кабул итәргә ниятли - Илсур Метшин

Казан һәм "Рубин" футбол клубы якын киләчәктә җирле "Kazan-Arena"да еврокубокларның берсе - Чемпионнар лигасы яки Европа лигасы финалын кабул итәр өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәк. Бу хакта ТАССка Казан мэры, "Рубин" президентны Илсур Метшин белдергән.

"Без андый халыкара вакыйгалар өчен көрәшәчәкбез. Моның өчен әлеге турнирларда үзебез катнашырга кирәк, безне "Ливерпуль", "Сьон", "Бордо" белән (агымдагы сезон Европа Лигасы төркем этабы буенча "Рубин"ның көндәшләре. - ТАСС искәрмәсе) аерым матчлар буенча гына белергә тиеш түгелләр. Без хыялланып кына калмыйбыз, ә якын киләчәктә" Kazan-Arena"да шундый зур күләмле халыкара футбол вакыйгасын кабул итәр өчен күп эш башкарабыз", - дигән Илсур Метшин.

"Kazan-Arena" стадионы 2013 елның июнь аенда ачылды. Аннан соң ул 2013 елда җәйге Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналарын, 2015 елда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларын  кабул  итте. 2017 елда Конфедерацияләр кубогы матчлары, ә 1 ел соңрак Дөнья чемпионаты уеннары узачак.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20