Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.11.2015

Казан халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көтә

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга була.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янындагы мәйданда уза.

Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта оештырылачак. Достоевский урамы буенча урнашкан Чехов базары артында һәм К.Тинчурин урамы, 19 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгының матбугат хезмәте.

Киров районында яшәүчеләр өчен продукция сатып алу мәйданчыгы “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында оештырыла (Краснококшай урамы, 152/2).

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория) үтәчәк.

Яңа Савин районында сәүдә эшләре Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында булачак.

Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта узачак – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендәге “Дерби” базары территориясендә (Липатов урамы, 7).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

1. Незарегистрированный пользователь  Аноним (Гость)
25.11.2015 в 18:06

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20