Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.01.2015

"Казан" халыкара аэропорты "Чиста Россия" премиясе лауреаты булды

"Казан" халыкара аэропорты Клининг компанияләре берлегенең "Чиста Россия" премиясе лауреаты булды. Шулай ук премияне аэропортны җыештыру белән шөгыльләнүче "Блеск-Сервис" клининг компаниясе дә алды. Бүген премия тапшыру тантанасында аэропорт генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Гыйззәтуллин, Россия Клининг компанияләре берлеге президенты Дмитрий Шмаров һәм «БлескСервис» компанияләр төркеме генераль директоры Радик Шакиров катнашты.

Үз чыгышында Ринат Гыйззәтуллин билгеләп узганча, биш ел элек Клининг эшләрен "БлескСервис"ка тапшыру "дөрес адым" булган. Ул ассызыклаганча, пассажирлар аэропортның уңайлылыгы һәм чисталыгын югары бәяли. Дмитрий Шмаров сөйләгәнчә, Россия Клининг компанияләре берлеге әлеге премияне 2013 елда гамәлгә куйган. 

2014 елда берлек экспертлары төрле 112  объектны бәяләгән, алар арасында зур шәһәрләрнең аэропортлары, вокзаллар, җәмәгать учреждениеләре, сәүдә объектлары бар. Экспертлар яшерен рәвештә Казан аэропорты территориясендә булган, аның дәвамында объектка аудит үткәрелгән. Премия белгечләре объектларны 30 яктан бәяли: чисталык, клинингның заманча технологияләрен куллану, җыештыручы персоналларның нәтиҗәле эшләве һәм башкалар буенча.

"Иң мөһим критерийларның берсе - кеше калдырган чүп-чарның күпме вакыт эчендә җыештырылуы. Әйтергә кирәк, "Блеск-Сервис" компаниясе регламентка сыешты - аэропортның төрле җирләрендә калдырган чүп-чар 10 минут эчендә җыелды", - дип билгеләп үтте Шмаров.

Радик Шакиров ассызыклаганча, аэропорт үзенчәлекле һәм эшләр өчен авыр объект. "Биредә бервакытта да кеше өзелми. Тәүлегенә 24 сәгать, елга 365 көн безнең өскә салынган эшне үтәргә кирәк", - диде ул.

Генераль директор Клининг компаниясенә зур ярдәмне аэропорт хезмәткәрләре, аерым алганда, аның җитәкчеләре күрсәтә дип билгеләп үтте. "Камиллеккә чикләр юк. Киләчәктә дә камилләшербез, яхшырырбыз һәм тагын да әйҗәтрәк күрсәткечләргә ирешербез дип уйлыйм", - дип өстәде Шакиров.

Тантана бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Дмитрий Шмаров җиңүчеләрне котлады, аэропорт җитәкчеләренә шундый әһәмиятле объектның чисталыгын кайгырткан өчен рәхмәт белдерде һәм "БлескСервис" кулланган клининг технологияләренең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20