Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

“Казан” халыкара аэропортында сугыш ветераннары өчен өстенлекле хезмәт күрсәтү гамәлдә

“Казан” халыкара аэропортында сугыш ветераннары өчен өстенлекле хезмәт күрсәтү кертелә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елда 6 майдан алып 12 июньгә кадәр ветераннар өстәмә хезмәтләрдән куллана алдылар. Акция вакыты чыгу сәбәпле, аэропорт җитәкчелеге әлеге категория пассажирлар өчен өстенлекле хезмәт күрсәтүне 2нче номерлы терминалның VIP-залында дәвам итү турында карарга килгән.

Сугышта катнашучылар һәм инвалидлар өчен, шулай ук аларны озата баручыларга түләүсез нигездә кайнар һәм салкын эчемлекләр, “чәй өстәле” принцибы буенча бер тапкыр туклану тәкъдим ителә. Ветераннарны күчереп йөртү өчен 2нче номерлы терминалдан һава судносына кадәр перронлы микроавтобус биреләчәк, диелә Казан мэриясе сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20