Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Казан иминлелек дәрәҗәсе югары булган шәһәрләр бишлегенә кергән

Казан Россиянең зур һәм урта шәһәрләре арасында иң тәэмин ителгән калалар бишлегенә кергән. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социология департаменты әзерләгән Россия шәһәрләрендәге "хәерчелек индексы"н исәпләү нәтиҗәләре күрсәтә.

Рейтингның лидерлары арасына Владивосток һәм Мәскәү (ахыргы "хәерчелек индексы" 0,08не тәшкил иткән), Екатеринбург (0,14), Казан (0,2), Төмән (0,23) кергән.

Әйтергә кирәк, иң бай/хәерче шәһәрләр рейтингына Чаллы да кергән, аның хәерчелек индексы 0,5не тәшкил иткән.  Хәерчелек күзлегеннән иң проблемалы шәһәрләр бишлегендә - Тольятти, Әстерхан, Пенза, Волгоград һәм Сарытау.

Россиядә хәерчелеккә бәйле гомуми хәл соңгы елларда яхшы якка үзгәрә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, соңгы 11 елда россиядә ярлылар саны 3 тапкырдан арттыкка кимегән. 2014 елда үзләренең тормыш дәрәҗәсен түбән дип санаучы халык саны 2003 елгы 37 процент урынына 11 процентны тәшкил иткән. Икенче яктын, үзләрен түбән милек төркемнәренә кертүче россиялеләр өлеше шактый югары кала.

2014 ел нәтиҗәләре буенча, зур һәм урта шәһәрләрнең 54 процентка якыны үзләрен, икътисади авырлыклар аркасында,  аз тәэмин ителгәннәр рәтенә керткән.

Тикшерү узган ел 500 меңнән артык кеше яшәгән 35 шәһәр арасында үткәрелгән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20