Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2019

“Казан ит комбинаты искергән ит сата”. “Пятница"да Казан эшкуарларын фаш иттеләр

«Пятница» телеканалы «Инсайдерлар» дигән тапшыруны Казанда төшерделәр. Әлеге тапшыруның авторлары фикеренчә, Татарстан башкаласында искергән ит кулланган ит комбинаты эшләп килә. Өсвәвенә әлеге ит балалар бакчасына һәм мәктәпләргә таратыла. Бу хакта «Вконтакте» челтәрендә хәбәр ителгән.


Сүз барган Казан заводының кайда урнашканы турында сүз юк. Ләкин видеода ит кисәкләренең, кирәкле рәвешкә китерер өчен, су ярдәмендә йомшартулары күренә. Видеоның авторы әлеге комбинатның эшчеләре белән аралаша.


Видеода түбәндәге мәгълүмат турында сүз бара:
«Казан ит комбинаты искергән ит сата. Заводта әзерләнгән итне балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрәләр. Искергән итне Казанда яшәүчеләр сатып ала».


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс