Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2015

Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясе була

21 сентябрь сәгать 10да, Казан каласының 3 нче чакырылыш Думасы депутатлары шәһәр ратушасында 1 нче сессиягә җыела.

Искәртеп үтик: Татарстан башкаласының моңа кадәрге муниципаль закон чыгару органы - икенче чакырылыш шәһәр Думасы барлыгы 45 сессия уздырган иде, соңгысы 7 сентябрьдә булды.

Бүген исә каралышка төп 2 мәсьәлә тәкъдим ителә. Аерым алганда, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе муниципаль сайлаулар турында хисап тотачак, муниципаль берәмлек башлыгы турындагы мәсьәлә каралачак.

"Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, 18 сентябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Казан җирле бүлегенең XXIV конференциясендә партиядән Илсур Метшин (Казан мэры һәм икенче чакырылыш шәһәр Думасы рәисе) кандидатурасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына 3 кандидат арасыннан (көндәшләре - “Казан сөт комбинаты” – “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖ филиалы директоры Марат Каһарманов һәм “Вамин-Татарстан” ААҖ конкурс идарәчесе Сергей Кондратьев) сайлап тәкъдим ителде.

Муниципаль берәмлек башлыгы исә Казан шәһәре Думасы депутатлары арасыннан сайлап кую тәртибе гамәлдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20