Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы ике көнлек фестиваль уздыра

Бүген, 30 июньдә, Конфедерацияләр Кубогы кысаларында, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ике көнлек «The Kremlin Confederation of ART» фестиваленең беренче көн тамашаларына чакыра. Балалар һәм үсмерләр вокаль, хор һәм хореография коллективлары безнең республиканың талантларга нинди бай икәнлеген күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт советының туризм буенча комитеты сайтында хәбәр ителә.

Бүген, 30 июньдә, тамашачыларга бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителә.

16:30 — 18.30 сәгатьләрдә «Кол Шәриф мәчете янындагы «Түбәтәй"дә «Поколение NEXT» концерты була. Биредә республиканың балалар һәм үсмерләр вокаль, хор һәм хореография коллективлары чыгышы көтелә.

19.00 — 20.00 сәгатьләрдә шунда ук — Кол Шәриф мәчете янындагы «Түбәтәй"дә «TatarStars» концерты узачак. Анда кунаклар һәм шәһәр халкы игътибарына Yammy Music — Рәдиф Кашапов, Айдар Сөләйманов, Радик Сәлимов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Эльмир Низамов, Данияр Соколов чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций