Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2015

Казан Кремлендә «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын котладылар

Казан Кремлендә «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын котладылар Кичә Казан Кремлендә «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын бүләкләделәр. Волейбол командаларын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлады.

Искәртеп үтик, Казанның “Зенит” командасы финал сериясендә “Белогорье” клубын җиңде һәм 7 нче тапкыр Россия чемпионы булды. Икенче көнне Казанның “Динамо” командасы Россия хатын-кызлар Суперлигасында бишенче тапкыр иң көчле команда булуын исбатлады. Моннан тыш, Владимир Алекно спортчылары Россия Кубогына ия булдылар һәм Чемпионнар лигасын оттылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике команда да, клубларның җитәкчелеге дә, иганәчеләр дә бер зур гаилә кебек. Казан волейболчылары уңышлары белән бөтен ил горурлана, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шул ук вакытта Татарстан тагын бер кабат Россия Федерациясенең волейбол үзәге булуын дәлилләде. «Бу җиңүләр бик мөһим, чөнки халыкара вазгыять шундый ки, безнең илне көчле һәм нык итеп күрергә теләмиләр. Шуңа күрә безнең җиңү – Россия уңышларының нигезе», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары тантанада «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медальләре волейболчы Евгения Старцевага һәм «Динамо-Казан» клубы директоры Сергей Чернышовка тапшырылды. «Татарстан Республикасы атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменә тренер-консультант Эдуард Семенов лаек булды. Волейболчылар Ольга Бирюкова, Ирина Малькова, Анна Мельникова, Олеся Николаева, Виктория Чаплина һәм Елена Юрьева, шулай ук «Динамо-Казан» хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Үз чиратында хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов Рөстәм Миңнехановка медаль тапшырды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына тапшырылды. Ике клуб та 5 млн. сумлык бүләк сертификатлары алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20