Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионе һәм башкаручы директоры Корнель Маркулеску хөрмәтләнделәр

Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионе һәм башкаручы директоры Корнель Маркулеску хөрмәтләнделәр Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионе һәм Халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулескуга хөрмәт күрсәтелде. Шушы тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Бүген сезнең  Татарстан Республикасы һәм бөтен ил күләмендә спортны үстерүгә керткән зур өлешегезне билгеләп үтә алабыз. Спортның су төрләре буенча 2015 елгы  дөнья чемпионаты ярдәмендә сезнең исемнәрне мәңгелеккә безнең спорт тарихына яза алабыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты, су мундиале Халыкара йөзү федерациясе белән соңгы уртак проект булмас, ә Татарстанның әлеге күләмле чараны үткәрү буенча тәҗрибәсе бөтен дөньяга таралыр, дигән ышаныч белдерде. Шул ук вакытта, бүген үк белгечләр һәм заманча инфраструктура булу Казанга иң югары дәрҗәле спорт чаралары үткәрү мөмкинлеген бирә, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов спортның су төрләре буенча 2015 елгы  дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүгә керткән зур өлеш һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен  Хулио Маглионега "Дуслык" ордены, шулай ук FINA-2015 чемпионатының истәлек медален тапшырды. ТР Президенты кулларыннан шундый ук медальне Корнель Маркулеску да кабул итеп алды. Ул шулай ук "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына да лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20