Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2015

Казан Кремлендә “Зенит” волейбол клубын хөрмәтләделәр

Казан Кремлендә “Зенит” волейбол клубын хөрмәтләделәрБүген Казан Кремлендә 29 мартта Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкән “Зенит-Казан” волейбол клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов команданы Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлады. Татарстан лидеры, бу волейбол командасының гына түгел, ә Татарстанның һәм бөтен илнең да чираттагы җиңүе, дип билгеләп үтте. “Бүген Европада Россиягә каршы салкынлык булуы сер түгел, бу вазгыятьтә дә безнең җиңүгә ихтыяҗ зур иде, - диде Р.Миңнеханов. - Без сезнең өчен борчылдык, киеренке көрәштә җиңүгә ирештек – башта Германия командасына каршы, аннары – Польша командасына”, - дип билгеләп үтте.

Р.Миңнеханов шулай ук “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга рәхмәт белдерде. “Бүген безнең команда – Европада иң яхшысы дип горурланып әйтә алабыз. Моңа системага салынган хезмәт нәтиҗәсендә ирештек”, - дип белдерә Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, калган командалар “Зенит”ны җитди көндәше итеп күрә. Р.Миңнеханов, командадан яңа җиңүләр көтәләр – алда Россия чемпионатының җаваплы матчлары, дип билгеләп үтте. “Иң мөһиме – әзерлек, осталык һәм җиңүгә омтылу, - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов. - Болар барысы да бүген безнең командада бар. Безнең искиткеч команда, менеджмент, ярдәм итүчеләр һәм җанатарлар”, - дип өстәде ул.

Р.Миңнеханов, волейболчыларның уңышларына карап, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр арта, диде. “Бүген без Россия спортына чираттагы җиңүегез  белән өлеш кертүегез өчен Татарстан һәм Россия җанатарларыннан зур рәхмәт белдерәбез”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы.

Чемпионнар лигасында җиңүләре өчен волейбол клубына ТР Президенты Рәхмәт хаты һәм 5 млн сумга сертификат тапшырылды.

«Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерның котлавын укыды. Рәфкать Кантюков үзе ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Республикада волейбол югары дәрәҗәгә күтәрелде, - дип билгеләп үтте ул. – Югары спорт нәтиҗәләренә ирешү өчен барлык шартлар да бар”.

Рөстәм Миңнеханов адресына рәхмәт сүзләренә команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм “Зенит” капитаны Николай Апаликов та кушылды. Алар ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнехановка Чемпионнар лигасы җиңүчесе медале, команда әгъзалары имзасын салган волейбол тубы һәм команда фоторәсемен тапшырдылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20