Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.09.2017

Казан һәм Белгород чемпионнары көрәшен “Яңа Гасыр” язмада күрсәтә

Чәршәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы волейбол уенының язма трансляциясен күрсәтә. Рәсәй Чемпионатының дүртенче турында «Зенит» волейбол клубы үз мәйданында Белгородның «Белогорье» командасын кабул итә.

Көндәшләр Рәсәй эчендә генә түгел, ә клубларның дөнья беренчелегендә дә «топ» кушымчасы белән атып йөртелә торган командалар исәпләнә. Казанның «Зенит» волейбол клубы ирешкән уңышларның күбесе белән җанатарлар таныш булса, «Белогорье» командасына кагылышлы уңышлар еш кына игътибар үзәгеннән читтә кала бирә.

Белгород клубын бүгенге көндә тәҗрибәле белгеч Геннадий Шипулин һәм аның тренерлык штабы җитәкли. Команда составында шулай ук «Зенит» белән зур уңышларга ирешкән либеро Алексей Обмочаев та чыгыш ясый. «Белогорье» составында бәхәссез лидер бар, ул - 2012 нче елгы Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионы Дмитрий Мусэрский. Дмитрий көндәшләренә бер генә уенда да тынгылык бирми торган уенчылар исәбеннән санала. Халык әйтмешли, «аның белән шаяру урынсыз», ә бигрәк тә волейбол мәйданы турында сүз алып барганда.

Сентябрь ахырында үзенең 42 нче яшен тутырган Сергей Тетюхин лаеклы рәвештә Рәсәйнең иң билгеле волейбол аксакалы санала, «аксакал» сүзен, сүз уңаеннан, аңа карата туры мәгънәдә дә кулланырга мөмкин. Казан клубында чыгыш ясаган Сергейның волейбол карьерасы барышында ирешкән уңышлары бихисап күп, җанатарлар аның нинди тугры спортчы булуын Рәсәй җыелма командасы составында озак еллар уйнавыннан да беләләр. Казан волейболчыларына Тетюхин ягыннан чәршәмбе кичендә күп катлаулы туплар очып килүе бик ихтимал. Белгород командасы үзенең төп көндәше белән уенга җитди әзерлек белән килә. Казанлылар көчле көндәшкә каршы уенда үзләренең чын көчләрен күрсәтә алырлармы?

Сорауга чәршәмбе, 27 сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Зенит» һәм «Белогорье» волейбол клублары арасындагы уенның язма трансляциясен карап җавап бирә аласыз. Волейбол уены 23:00 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!