Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2017

Казан һәм Хабаровск кышкы кичтә футбол кырын сыныйлар

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы “Казан Арена” стадионыннан турыдан-туры футбол трансляциясе күрсәтә. РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 20 нче турында Казанның “Рубин” футбол клубы белән Хабаровскның “СКА-Хабаровск” командалары көч сынаша.

Премьер-Лиганың иң ерак командасы саналган СКА чемпионатта үз җанатарларын әллә ни уңышлы уены белән сөендерә алмый. Чемпионатның 18 турыннан соң “СКА-Хабаровск” 12 очкосы белән Премьер-Лиганың иң түбән урынында – уналтынчы баскычта бара. Алексей Поддубский шәкертләре үзара аңлашу таба алмау сәбәбеннәнме, әллә очышлар өчен тренировкаларга караганда күбрәк вакыт сарыф иткәнгә күрәме, нәтиҗәле уен күрсәтә алмый интегәләр. Бик еш Ерак Көнчыгыш командасына җиңү өчен бик аз гына җитми кала, ләкин югары нәтиҗә хәзер һәм бүген таләп ителә.

Хабаровск клубы өчен “Рубин” җанатарларына яхшы таныш Евгений Баляйкин чыгыш ясый. Себер ярымсакчысы Казан командасы составында ике тапкыр Рәсәй чемпионы, бер мәртәбә Рәсәй Чемпионатының бронза медаль иясе исеменә, шулай ук Рәсәй Кубогы финалисты дәрәҗәсенә лаек булган уенчы. “Рубин” өчен чыгыш ясаган елларында, ул үзен хәтта Ауропаның иң дәрәҗәле футбол турниры саналган Чемпионнар Лигасында да сынап карарга өлгерде. Ауропа кырындагы тәүге минутларын Баляйкин Италия гранды булган “Милан” футбол клубына каршы уенда алмашка чыгып уздырды. Корбан Бердыев шәкерте быелгы сезонны “СКА-Хабаровск” командасында башлап җибәрде. Ерак Көнчыгышка уенчы “Томь” футбол клубы белән Премьер-Лигадан Футбол Милли Лигасына төшеп калгач күчте.

Кызыклы футбол трансляциясен “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында шимбә, 9 нчы декабрь, 16:30 сәгатьтә карый аласыз. “Рубин” өчен “Яңа Гасыр” белән бергә җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии