Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Казан һәм Мәскәү каршылыгы турыдан-туры трансляциядә күрсәтелә

Сишәмбе, 12 нче сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы турыдан-туры трансляциядә Казанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “Спартак” командалары арасындагы очрашуны күрсәтә. Турыдан-туры трансляция Казанның “Татнефть Арена” боз сараеннан алып барыла. 

Яңартылган “Спартак” хоккей клубының бүгенге көндәге баш тренеры булып Казан җанатарларына яхшы таныш Вадим Епанчинцев тора. Сигезенче номер астында уйнаган оста һөҗүмчене күпләр Казан клубы өчен күрсәткән нәтиҗәле уены аша әле хәтерлидер. Гомумән алганда, бүгенге “Спартак” өчен тагын элеккеге берничә “барслы” уенчы сыйфатында алка куа.

Беренчесе  Игорь Мирнов, моннан берничә ел элек кенә аның “Татнефть Арена” бозын кыздырганын әле күпләр хәтерли булыр. Икенчесе – Казан егете Сергей Шмелёв. “Ак Барс” өчен уйнап караганы булмаса да, аның Казанныкы булуы гына да хоккейчыны татарстанлы итә. Элеккеге танышлары уйнаган “Спартак” командасы белән очрашуда “Ак Барс” бозда нинди нәтиҗә күрсәтер?

Кызыклы сорауга җавапны сишәмбе, 12 нче сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Ак Барс” һәм “Спартак” уенын турыдан-туры трансляциядә карап белергә була. Боз көрәше 19:30 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20