Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Казан һәм Новосибирск волейболчылары көндәшлеге күрсәтелә

Шимбә, 23 нче сентябрь, «Яңа Гасыр» каналы Казанның «Зенит» һәм Новосибирскның «Локомотив» командалары арасындагы уенны күрсәтә. Рәсәй Чемпионатының тәүге турларын казанлылар җиңү белән башлады.

Быелгы сезонда үз составына өстәмә көчләр керткән Новосибирск командасы елдагыча чемпионлык исеме өчен казанлыларның иң төп көндәшләреннән берсе санала. Казанның «Зенит» волейбол клубы яңа ачылган чемпионатның беренче турында Ярославльнең «Ярославич» командасын 3:0 гомуми исәбе белән тар-мар итте. Бу уенда казанлылар үзләренең төп көчләреннән артык күп файдаланмадылар, чөнки яңа гына Европа чемпионы исемен яулаган өч волейболчы арасыннан «Зенит» составында бары тик клубның яңа сайланган капитаны Александр Бутько гына старт алтылыгында уенга чыкты. Аның каравы, Казан клубының яшь волейболчылары бу уенда үзләренә җитди чыныгу алу мөмкинлегенә ия булдылар.

Чираттагы икенче тур көндәше мондый алыштыруларга юл куймаска да мөмкин, шуның өчен уенда җанатарлар команданың төп көчләрен уен башыннан ук күрә алалар. Казан командасын өч уеннан торган катлаулы өй сериясе көтә. «Локомотив» волейболчыларыннан соң Казанга волейбол Эль-Класикосы белән «Белгород» командасы, ә аннары үз составында яңа өч Европа чемпионын туплаган «Факел» волейбол клубы килә.

Мондый җитди уеннар сериясендә Казан командасы уңышка ирешә алырмы? Моның җавабын шимбә 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Зенит» һәм «Локомотив» волейбол командалары арасындагы уенны карап белергә мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!