Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2017

Казан һәм Пермь каршылыгы зур экраннарга чыга

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» каналы футбол трансляциясе күрсәтә. Казанның «Рубин» футбол клубы РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 12 нче турында үз кырында Пермьнең «Амкар» командасын кабул итә.

Пермь футбол клубын бүгенге көндә Рәсәй футбол тренерлары мәктәбенең Корбан Бердыев белән берлектә иң тәҗрибәле әһеле Гаджи Гаджиев җитәкли. Гаджиевның тренерлык штабында дистә ел элек кенә Рәсәй җыелма командасының алдынгы уенчылары саналган Андрей Каряка һәм Вадим Евсеев булышлык итәләр.

Казан җанатарларын сөендергән тагын бер мәгълүмат булып «Амкар» составында Казан клубының чемпионлык елларындагы лидеры Александр Рязанцевның чыгыш ясавы тора. Легендар «Барселона» футбол клубына каршы уенда аның кыр уртасыннан Виктор Вальдес капкасына керткән тубы бар футбол дөньясын аякка бастырды. «Рубин» өчен уеннарда Рәсәй җыелма командасына даими чакырулар алган Рязанцев Санкт-Петербургның «Зенит» командасына күчкәннән соң, төньяк башкала клубы составына төпле уенчы булып үтә алмады. Узган сезонда Екатеринбургның «Урал» командасы өчен аренда хокукларында уйнап торганнан соң, ул үз карьерасын Пермь командасында дәвам итәргә булды.

Хәзерге «Амкар» командасының ярымсакчылар линиясендә Рязанцев Корбан Бердыевның элеккеге бер шәкерте - Иран футболчысы Сәет Эззатоллахи белән берлектә чыгыш ясый. Иранлы узган сезонда Ростов-на Донудан «Анжи» составында аренда хокукларында уйнаса, быел Пермьгә юл алды. Таныш ярымсакчылар линиясе Казан командасына «Амкар» клубыннан өстен чыгарга булышлык итәрме?

Сорауга җавапны шимбә, 30 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Рубин» белән «Амкар» арасындагы уенның турыдан-туры трансляциясен карап белергә мөмкин. «Казан Арена» кырыннан трансляция «Яңа Гасыр» каналында 16:30 сәгатьтә башлана. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций