Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Казан һәм Рига бәрелешен турыдан-туры трансляциядә карагыз

Дүшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» телеканалы «Ак Барс» катнашындагы чираттагы Континенталь Хоккей Лигасы уенын күрсәтә. Бу юлы Казан хоккейчылары үз бозында Риганың «Динамо» командасын кабул итә.

Рига клубын бүгенге көндә баш тренер эшчәнлеген быелгы сезонда гына башлаган Сандис Озолиньш җитәкли. Күпләр аның капка сагындагы ышанычлы уенын Милли Хоккей Лигасы уеннары, ә аннары Риганың «Динамо» һәм Мытищиның «Атлант» клублары өчен чыгыш ясавы аша хәтерли. Сакчы командасын быелгы сезонда тәҗрибәле һәм яшь латыш хоккейчыларыннан тыш, океан артыннан алынган легионер уенчылар белән төзеде. Сүз дә юк, мондый сайлауга аны үзенең күп еллар Төньяк Америкада уйнап, шул тарафтагы уенчыларның мөмкинлекләрен яхшы белүе этәргәндер.

Һәрхәлдә, Риганың «Динамо» хоккей клубы аның өчен якын һәм сезон ахыры нәтиҗәләрен дә ул бары тик плей-офф уеннарыннан башлап кына исәпләргә тели. Мондый бурычка команданың соңгы вакытта сигез уеннан торган җиңелү сериясе белән «баюы» һич тә тәэсир итмәскә тиеш. Казан клубы сакчыл модельгә корылган Рига командасына каршы нинди каршылык күрсәтә алыр?

Моны сез дүшәмбе, 18 нче сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ак Барс» һәм «Динамо» командалары очрашуын карап әйтә аласыз. Хоккей уены телеканалда турыдан-туры трансляциядә 19:30 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин