Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Казан медицина хезмәте күрсәтү буенча лидер шәһәрләр өчлегенә кергән

 Казан медицина хезмәте күрсәтү буенча лидер шәһәрләр өчлегенә кергән. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 69 проценты медицина хезмәтеннән канәгать калган.
Медицина ярдәме сыйфатыннан тулысынча канәгать булучылар саны буенча Грозный шәһәре абсолют лидер булып тора, анда яшәүчеләрнең 75 проценты медицина хезмәтеннән канәгать. Билгеләп үтик, Казан бу күрсәткеч буенча Чаллы һәм Төмәнне узып киткән, анда халыкның 71 проценты медицина хезмәтләреннән канәгать. Татарстан башкаласы белән Ижау бер рәттә тора.
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның социология департаменты тикшеренүләре нәтиҗәләренә караганда, казанлыларның 11 проценты гына башка төбәккә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бары тик 17 процент кына казанлы (Россиянең башка шәһәрләре арасында иң түбән күрсәткеч) табибка яки медицина учреждениесен, башбаштаклык, хата яки башка гамәлләре өчен судка биргән. Казанда яшәүче һәр дүртенче кеше дарулар кыйммәт булу сәбпәле, сатып ала алмаган.
Тикшеренүләр РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча башкарылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20