Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2015

Казан мэриясе һәм ТР Хөкүмәте Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк

Казан мэриясе ТР Хөкүмәте белән берлектә Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына кирәк булган ярдәмне күрсәтәчәк, дип хәбәр ителгән шәһәр мэриясе порталында.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртәнге сәгатьтә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр ителде. «Мерседес» автобусы йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 3 кеше үлгән, аларның 1-се - бала.

17 кеше Түбән Новгород өлкәсе дәвалау учреждениеләренә озатылган: 10 бала һәм 1 өлкән кеше - Түбән Новгород өлкәсе балалар клиник хастаханәсенә, 5 өлкән кеше - Н.А.Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсенә.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты белән пассажир автобусы һәм MAN йөк автомобиле бәрелешү аркасында зыян күргән ике кеше  Түбән Новгород өлкәсеннән Казанга кайтарылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында бөтен мәгълүматны кайнар линия телефоннарына шалтыратып белергә була: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы – 293-49-95, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – 8-800-775-17-17, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – (843) 227-45-63.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20