Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Казан мэры "Алтын алка" турнирының район этабы кысаларында хоккей матчында булды

Казан мэры "Алтын алка" турнирының район этабы кысаларында хоккей матчында булды  Казан мэры Илсур Метшин 178нче номерлы Мәгариф үзәге ишегалдында урнашкан шугалакта булып кайтты, биредә “Алтын алка” ярышларының район этабы кысаларында шәһәрнең яшь хоккейчылары ярыша иде. Мэр яшь хоккейчылар, тренер белән аралашты һәм үзе дә бозга чыкты.

Пластик хоккей тартмасы Мәгариф үзәге территориясендә 2010 елда ук барлыкка килгән, һәм менә инде алтынчы кыш рәттән шугалакта күрше йортлардан балалар спорт белән шөгыльләнә. Мәйданчыкта балалар белән эшне “Казан” хоккей буенча яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Борис Цыганов алып бара. Бүген аның җитәкчелегендәге төркемнәрдә Совет районы мәктәпләренең 60тан артык баласы шөгыльләнә.

Таләпчән тренер балаларга төп кышкы вакыйгаларның берсенә - А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы россиякүләм ярышларына әзерләнергә булыша. Бу сезонда көндәшлек шактый зур: турнирда 9 яшьтән алып 15 яшькәчә 29 команда составындагы 430 яшүсмер катнашырга теләк белдергән. Шәһәр җитәкчесе хоккейчылар янына матч барышында килде. Бозда 121нче номерлы лицейның “21 гасыр” командасы һәм 171нче белән 174нче номерлы мәктәпләрнең “Альянс” җыелма командасы очраштылар.

Тәнәфес вакытында Борис Цыганов мэрга балалар белән уңышлы тренерлык эшенең серләре, тренировкалар ничек үтүе турында сөйләде.  

Казан мэры, буш вакытларын спорт объектларында үткәрүләре һәм хоккей белән кызыксынулары өчен, яшьләрне мактап үтте. “Бу сәламәтлек өчен генә түгел, ә социаль адаптация, характерны ныгыту өчен дә кирәк”, - дип өстәде Илсур Метшин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.                                                  


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20