Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.03.2016

Казан мэры хатын-кызларга шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды

 Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының чәчәк атуына һәм үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды. Тантана шәһәр Ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында үтте. Матур гадәт буенча әлеге зур бүләкләр Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан тапшырыла.

Шәһәр башлыгы барлык ир-егетләр исеменнән Казан ратушасына җыелган хатын-кызларны тәбрикләде. Илсур Метшин яз көнендә ир-атларның хатын-кызларга карата игътибар күрсәтүгә тагын да күбрәк мөмкинлек чыгуын билгеләп үтте. “Хатын-кызларыбыз хөрмәтенә бәйрәм оештыру өчен яз – иң уңайлы вакыт. Яз – ул озак көтеп алынган ачык кояш, ул – ләйсән тамчылары, ул – яңарыш чоры, ул – җылылык һәм наз ае. Мөлаем ханымнар, сезнең барыгыз да яз аена охшаган – һәммәгез дә бик чибәр, ачык, илһамландыручы затлар”, - диде мэр.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлекләрендәге казанышлары өчен Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаек хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан оптика-механика заводының Сугышчан дан музее директоры Светлана Панина, Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 141 нче номерлы мәктәп укытучысы Татьяна Спирина, психик-неврологик авырулар белән чирләүче инвалид балаларны дәвалау өчен каралган Тернәкләндерү үзәге табибы Татьяна Сушенцова бүләкләнде.

Мэр Мактау грамоталарын “Казан” ҖЧҖнең бүлек җитәкчесе Ирина Андреевага, “Уютный дом” идарә компаниясе” ҖЧҖ технигы Гөлсинә Бәшәровага, “Сервис консалт” ҖЧҖнең генераль директор урынбасары Ләйсән Мортазинага, Идел буе районында урнашкан 6 нчы номерлы гимназия музыка укытучысы Марина Мусовага тапшырды.

Илсур Метшин шулай ук бүләкләрне “Казан” халыкара аэропортында пассажирлар ташу өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә тапшырды. 2 нче номерлы терминал җитәкчесе Равилә Гәрәева Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаек хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Диспетчерлар Флюра Вәлитова, Римма Зиновьева, Елена Тюлюкиналарга Казан шәһәре мэрының Рәхмәте белдерелде.

“Бәхетле” ҖЧҖнең җитештерү бүлеге мөдире Румия Шәмгуновага, РФ Спорт министрлыгы боерыгы белән, Казанда 2013 елда үткәрелгән XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының истәлек медале тапшырылды.

Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр таратты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20