Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты составында кадрләр үзгәреше турында игълан итте

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Татарстан башкаласында Мәдәният елы нәтиҗәләре, Яңа ел бәйрәме чаралары һәм соңгысына бәйле туристлар кабул итәргә әзерлек, контрафакт алкоголь сатучыларны фаш итүне күздә тоткан рейдлар турында сүз булды.

Соңыннан шәһәр башлыгы Илсур Метшин Башкарма комитетта кадрлар үзгәреше турында игълан итте. Физик культура һәм спорт комитетына җитәкчелек иткән Илгиз Фәхриев сентябрь башында “Рубин” ФК генераль директоры булып билгеләнгәч, хәзер ул бушаган вазифага Светлана Вострикова кабул ителгән. Мэр сүзләренчә, ул моңа кадәр җиңел атлетика буенча олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, ике чакырылыш шәһәр Думасы депутаты булган. С.Вострикова тумышы белән – Түбән Кама каласыннан (1970).

“Сез килгәч тә спорт белән даими шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Бу күрсәткечләр Россиянең спорт башкаласына хас рекордлы булырга тиеш”, - дип, комитетның яңа җитәкчесенә бурыч куйды мэр И.Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20