Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Казан мэры И.Метшин православиелеләрне ураза башлануы белән котлады

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә төп ике мәсьәлә каралды. Башта футбол буенча Конфедерацияләр Кубогына 2016 елда жирәбә салу чараларына, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы уеннары үткәрүгә, 2018 елда FIFAның футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек турында хисап ясалды. Татарстан башкаласының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен әзерләүдә үзенчәлекләр барланды. Беренче тема буенча Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе директоры Азат Кадыйров, Казанның социаль-икътисади үсеше буенча исә шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов чыгыш ясады.

Агымдагы мәсьәләләрдән 21-29 мартта мәктәпләрдә язгы каникул һәм мәктәп яны лагерьлары эшен, төрле чаралар оештыру мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин тарафыннан тәгаенләнде. Шулай ук узган атна ахырында башкалада 7 мәйданчыкта шактый күп халык җыйган Май чабу – Масленица бәйрәмен үткәрү йомгаклары, Яңа ел бәйрәменә объектларны бизәү буенча “Казан утлары”/”Огни Казани” конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

Соңыннан мэр И.Метшин православиелеләрне 40 көнлек ураза башлануы белән котлап, аларга рух ныклыгы теләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20