Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Казан мэры Кубогына “Казан җилкәннәре” музей регатасы уздырылачак

9-13 июньдә Татарстан башкаласында шәһәр мэры Кубогына “Казан җилкәннәре” музей регатасы үткәрелә. Әлеге чара бу елгы җәйдә иң матур мәдәни һәм спорт чараларының берсе була. Чара, Сусаклагыч зоналар елы уңаеннан, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты ярдәме белән ТР Милли музее һәм Казанда Җилкәнле спорт федерациясе тәкъдиме буенча уздырыла.

Спорт регатасын үткәрү барышында катнашучылар һәм тамашачылар өчен бай эчтәлектәге музей һәм мәдәни программа оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Регатада Казан, Чабаксар, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Россиянең башка шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20