Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2016

Казан мэры ташламалы кредит бирү программасына кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышуны 1 мартка кадәр төгәлләргә йөкләде

Казан мэры ташламалы кредит бирү программасына кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышуны 1 мартка кадәр төгәлләргә йөкләдеБүген шәһәр Ратушасында Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышында эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча оештырылган яңа программа турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.

Казандагы эшмәкәрләргә ташламалы шартларда кредит бирү программасының башка “миллион кешесе булган шәһәрләр” арасында тиңдәшләре юк. Кузнецов сөйләп үткәнчә, 2016 елда бер катнашучы өчен кредит күләмен 5 млн сумнан 10 млн сумга кадәр арттыру карары кабул ителгән. Билгеләп үтәбез: 2007 елдан программада 362 оешма һәм шәхси эшмәкәр катнашты, кредитлау күләме 1 млрд сумнан артып киткән иде.

Шулай ук, И.Кузнецов сүзләренә караганда, яңа программада өстенлекле тармаклар исемлегенә физкультура, спорт, мәдәният керәчәк. Моннан кала, өстенлекле юнәлешләр рәтенә аеруча да ярдәмгә мохтаҗ булган тармакларны кертү тәкъдим ителә. Аерым алганда, туризм (яңа кунакханәләр, хостеллар булдыру), сувенир продукциясе җитештерү, шәхси мәктәпкәчә учреждениеләр оештыру өлкәләрен. Аеруча да әһәмиятле саналган юнәлешләргә махсус шартларда кредит биреләчәк. Беренче ел дәвамында аларга нуль процентлы ставка куелачак.

Шәһәрнең эшли торган кешеләренең һәр өченче вәкиле кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә хезмәт итә, ә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә салым кертемнәре 18,2 процент тәшкил итә. Шуңа да кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын эшләү - әһәмиятле эш, ул барлык шәһәр үсешенә зур йогынты ясый, дип саный И.Метшин.

Утырышта эшмәкәрлек вәкилләре планлаштырыла торган үзгәрешләр буенча үз фикерләрен җиткерә алдылар. Эшмәкәрләрдән кредитның максималь суммасын 1 млн сумга кадәр киметү тәкъдиме иреште. Әмма әлеге алым, Координацион совет катнашучылары фикеренчә, эшмәкәрлекнең күпчелек тармакларын үстерүгә комачау итәчәк. Казанның Хостеллар ассоциацияләр президенты Илья Цыкунов сөйләп үткәнчә, эчке туризм хисабына хостелларга ихтыяҗ соңгы вакытта 20-30 процентка арткан. Казанда бүгенгә 55 хостел эшли. Мондый эшмәкәрлек, кагыйдә буларак, яхшы гына старт капиталына мохтаҗ.

“Казанда әлегә аз тәкъдим ителгән юнәлешләргә ярдәм итәсе килә. Туризм, шул ук хостеллар белән бәйле булган юнәлешләрнең барысы да – “яңа гына аякка басып килә торган” тармаклар рәтендә, һәм аларга бер генә миллион җитми. Шуны да онытырга ярамый: без шәһәр үсеше өчен аеруча да әһәмиятле булган тармакларга ярдәм итү турында әйтәбез”, - дип билгеләп үтте мэр.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр башлыгы 1 мартка кадәр программага кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышуны төгәлләргә йөкләде. “Апрель башында без бизнесны үстерүгә беренче кредитларны бирергә тиеш”, - дип ассызыклады Метшин.

Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан каласы муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов, Казан шәһәре Думасы депутаты, “Казан Банкы” коммерцияле икътисади үсеш банкы ҖЧҖ күзәтү советы рәисе Оскар Прокопьев, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20