Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2017

Казан мәктәбе укытучылары башваткыч чишә

9 нчы апрель «Башваткыч» тапшыруында Казанның 170 нче мәктәп укытучылары көч сынаша.

Биредә талантлы яшьләр укыта һәм мәктәптә данлыклы Фатыйх Әмирхан музее урнашкан. Аларның туган телләренә булган хөрмәтләре ихтирамга лаек. Башваткыч аларга уку-әсбаплары һәм укыту тарихы темасы буенча табышмаклы сорауларга нигезләнеп төзелгән. Яшь укытучылар белән аралашсаң, «яшьләр туган телләрен белмиләр» дигән фикер эреп юкка чыга. Беләләр, кызыксыналар һәм киләсе буынга тапшыралар.

Моның шулай икәнен якшәмбе «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 18:00сәгатьтә «Башваткыч» тапшыруын карап белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!