Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Казан мәктәпләрендә беренче мәҗбүри имтихан башланды

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстан мәктәпләрендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы башланды. Ул 3 сәгать 30 минут (210 минут) дәвам итәчәк. Имтихан уздыру пунктларының берсе буларак Казанның Вахитов районы 96нчы гимназиясе билгеләнгән. Сынау башланыр алдыннан анда журналистлар булды.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, беренче мәҗбүри имтиханны бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 мең 780 укучы ташыра. Әлеге фән буенча БДИны уздыру өчен республика буенча барлык 86 пункт та ачылган. Аларның һәркайсы металл рамкалар һәм видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Бу имтихан барышын онлайн режимда күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Рус теленнән сынау төп ике өлештән тора. Аның беренчесендә кыска җаваплар таләп иткән биремнәр тупланган. Икенче өлеше киңәйтеләгән җавап бирүне (инша) күз уңында тота. БДИ тапшыручыларга канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешү өчен кимендә 36 балл җыю зарур.

“Быел рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы биремнәрендә җитди үзгәрешләр юк. Шуңа укучылар ел дәвамында сынауларга тынычлап әзерләнә алды. Нәтиҗәләр начар булырга тиеш түгел. Әйтик, былтыр Татарстан чыгарылышларының рус теленнән БДИ күрсәткечләре гомумроссия күрсәткечләреннән 3,3 баллга югарырак иде. Шундый уңай тенденция 2009 елдан бирле күзәтелә”, – диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары. Ул китергән мәгълүматка караганда, быел БДИ 14 фәннән үткәрелә. Аның беренчесе – сайлап алуга куелганы – 27 майда география һәм рус әдәбияты фәннәреннән уздырылды. Быел җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия буенча БДИ, узган елдагыча, иң популярдан санала. Шуны да билгеләп үтик: 11нче сыйныфны тәмалаучыларның 68,5 проценты математикадан профиль дәрәҗәдәге имтихан сайлаган (былтыр 80,5 проценты).

Илдар Мөхәммәтов шунысына да игътибар юнәлтте: быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика буенча имтихан биремнәрендә тест өлеше юк. Шул рәвешле, дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеген күз уңында тоткан биремнәр чит илләр телләре, физика, химия, биология буенча БДИ биремнәрендә генә калган.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан контроль-үлчәү материалларын имтихан уздыру пуктларында бастыру буенча федераль сынау проектында катнаша. Быел республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы районнарында имтихан материалларын аудиторияләрдә бастырып, имтиханнан соң сканлап, мәгълүмат эшкәртү үзәгенә җибәрәчәкләр. Киләчәктә бу тәҗрибәне киңәйтү һәм, шул рәвешле, “кеше факторы”н киметү күздә тотыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20