Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2015

Казан мәскәүлеләр өчен популяр җәйге сәфәрләр буенча икенче урынны били

Казан мәскәүлеләр өчен популяр җәйге сәфәрләр буенча икенче урынны били. Россиянең Oktogo.ru онлайн-броньлау системасы 2015 елда мәскәүлеләр арасында Россиядә җәйге ял өчен иң популяр һәм икътисадый туристлык юнәлешләрен билгеләде.
Россиядә җәйге ял өчен мәскәүлеләр арасында иң популяр шәһәрләр унлыгына Санкт-Петербург, Казан, Бөек Новгород, Калининград, Севастополь, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Кострома, Псков һәм Екатеринбург керә.
Рейтинг мөстәкыйль сәяхәт итүче Мәскәү туристлары 2015 елның 1 июненнән 31 августына кадәр кунакханәләр броньлаган мәгълүматлары буенча төзелә.
Җәй мәскәүлеләр Татарстан башкаласына уртача өч көнгә килә һәм бер тәүлектә кунакханәдә яшәү өчен 2,8 мең сум сарыф итә. Санкт-Петербургка уртача 4 көнгә баралар һәм бер тәүлек өчен кунакханәдә 3,5 мең сум түлиләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20