Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Казан муниципаль пляжларында коену сезонында батып үлүчеләр булмаган

Казанның 4 муниципаль пляжында һәм сулыклар янында оештырылган 3 ял итү урынында быел бер генә дә суда батып үлү очрагы теркәлмәгән. Бу инде бәхетсезлек очрагы булмаган 7нче сезон.

2017 елда казанлылар өчен “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле” пляжлары һәм “Изумрудное”, “Аккош күле” һәм Җиңү паркы күле янында массакүләм ял итү урыннары оештырылган иде.

Пляжларда һәр көнне 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр өч коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торган. Барлыгы сулыкларда коткару чараларына өйрәтелгән 60 коткаручы эшләгән. Барлык пляжлар көймәләр һәм коткару чараларына кирәкле әйберләр, медикаментлар белән тәэмин ителгән булган. Коткаручылар 8 кешене коткарып калган, шул исәптән бер бала, беренче ярдәм 149 ял итүчегә күрсәтелгән.

Шул ук вакытта килештерелмәгән пляжларда быел 11 кеше батып үлгән. Сәбәпләре – алкоголь кулланган килеш суга керү, рөхсәт ителмәгән урыннарда коену, балаларны күзәтүчесез калдыру.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20