Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

Казан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында хәтер яңарта

25 август көнне сәгать 10.00 дә Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында каһарман-шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы була. Моннан 71 ел элек Муса Җәлил һәм 11 татардан торган төркем, Плетцензее төрмәсендә Өченче рейхның Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә. Әлеге төрмәдә барлыгы 2891 кеше җәзалап үтерелгән. Доктор Иоганес Тухель сүзләренчә, хәтта шундый төрмә өчен дә бу аерым очрак булган.

Хәтер көнендә “Идел-Урал” легионы язмышына багышланган документаль фильм тәкъдим ителә. “Война непрощенных” кинокартинасы Денис Красильников тарафыннан төшерелгән.

Фильмны караганнан соң, 1995 елдан алып “Идел-Урал” легионы тарихын өйрәнүче тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу планлаштырыла. Шулай ук 825 нче батальон язмышын өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә әлеге чарада катнашыр дип көтелә, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20