Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.08.2016

Казан оркестрында минем һәр музыкант – йолдыз! - Вадим Эйленкриг

Россиянең  трубада джаз уйнаучысы, телевидение алып баручысы һәм «Pink Floyd укытучысы» мәшһүр Вадим Эйленкриг "Үзгәреш җиле" фестиваль оркестры белән Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында татар җырына җәйге репетицияләрен ясады. Билгеле булганча, проект өчен тамашачы яратып тыңлый торган җырлар һәм композиторларның әсәрләренә - 50ләп татар хитлары аранжировкаларына заказ бирелгән була. Оркестр җитәкчесе фикеренчә, аранжировкалар искиткеч югары дәрәҗәдә эшләнгән. “Сайлап алу буенча бик зур эш эшләнгән, аранжировка буенча колоссаль эш башкарылган, без аларның берсен дә начарга чыгармадык”, - дип белдерде Вадим Эйленкриг «Татар-информ» агентлыгына корреспондентына биргән интервьюсында.

Трубада уйнаучы  проект продюсеры тарафыннан бер ел элек татар җыры фестивале оркестры җитәкчесе итеп чакырылган була һәм шуннан бирле ныклы эш алып бара. Эйленкриг оркестрда көчле дәрт белән эшли. “Оркестрда минем һәр кеше – йолдыз. Без валторнистларны һәм кыллы төркемне алдык, алар югары дәрәҗәдә уйный. Хәзер мин әлеге проект белән генә янып яшим. Миңа үз эшем өчен оят булмаячак, мин аның белән горурланам”, - дип белдерде «Yзгәреш җиле» проекты оркестры җитәкчесе.

Татар җыры фестиваленә сайлап алынган башкаручылар турында “Мине чын-чынлап вокалистлар сөендерде, минем карашка, вокалчылар һәрчак йомшак була иде. Россиядә нәкъ шулай”, - диде джазмен. Проект үзе үк иң яхшы белгечләрне җыйган: әйбәт режиссер, рәссам, музыкантлар. “Һәм иң яхшы директор”, - дип шаяртты Мәскәү кунагы, Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опере һәм Балет театры директоры Рауфаль Мөхәммәтҗановның интеллектуаль һәм иҗади яктан үзенә якын булуына ишарәләп.

Вадим Россияне Европада - Мюнхенда, Дюссельдорфда, Ригада һәм Таллинда сольный концертларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясап таныта. Виртуоз-трубачы Карнеги-Холл, Линкольн, Чикаго һәм Бостон филармоняләре сәхнәләрен тота. Ә Казанны ул, биредә еш булганлыктан һәм ошатканлыктан, туган шәһәре дип саный. “Мин Казансу буеннан үттем, бу – Европа! Мәскәүләр дә, Питердан да ялларга бирегә киләчәкләр, мин моңа ышанам, искитмәле шәһәр, искитмәле кешеләр”, - диде ул әңгәмәсендә.

Эйленкригны Казан белән гастрольләре генә түгел, укчылары да бәйли. “Казандагы беренче биг-бэнд трубасында уйнаучы – ул минем укучым Марат Бабаев», – диде остаз.

Исегезгә төшерәбез, Вадим Симонович Эйленкриг (4 май,1971, Мәскәү) Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының джаз кафедрасын тәмамлый. 1995 елда – Халыкара джаз фестивале лауреаты(Германия). Мәскәүдә иң яхшы джаз оркестрларында уйный.1996 елда беренче сольный «группа XL» проектын булдыра.

1997елда Маймонид исемендәге Классик Дәүләт Академиясен тәмамлый.

1999 - 2010 елларда Игорь Бутман биг-бэнды солисты. 2000 елдан Маймонид исемендәге Классик Дәүләт Академиясе доценты, 2016 елдан кафедра мөдире.

2006 елда Нью-Йоркта «Джаз плюс классика» концертында катнаша. Лариса Долина, Сергей Мазаев, Дмитрий Маликов белән хезмәттәшлек итә. 2016 елда Россия телеканалында "Танцы со звездами" шоу программасында оркестр җитәкчесе һәм алып баручыларның берсе була.

Вадим Эйленкригның «Yзгәреш җиле» проекты оркестры белән чираттагы репетицияләр сериясе 2016 елның октябрендә көтелә.

Фестиваль концертларына билетлар сатуга инде 6 сентябрьдән чыгачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20