Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2015

Казан парклары: “Крылья Советов”та – “фирменный” стиль, “Яшьләр” скверында – күпфункцияле павильон

Казан парклары: “Крылья Советов”та – “фирменный” стиль, “Яшьләр” скверында – күпфункцияле павильон

2015 елда Казанда төзекләндерелә башланган паркларның күбесе инде август ахырында ачылачак. Тулысынча түгел, әлбәттә, беренче чираты гына. «Крылья Советов» паркы һәм «Яшьләр» скверы – шундыйлардан.


«Крылья Советов» паркы –  Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны. 1939 елда ачылган рекреация зонасы Соцгород белән завод ишегаллары арасында яшел коридор булып торган.


Тарихка күз салсак, Бөек Ватан сугышына кадәр монда парашюттан сикерер өчен  40 метр биеклектәге каланча булган. Хоккей тартмасы буш тормаган, грек-рим көрәше, айкидо белән шөгыльләнгәннәр. Хәтта төрле спорт ярышлары уздырганнар. Бу вәзгыять сугыштан соң да дәвам иткән.  Футболчы, диск ыргытучы, йөзүче, штангачы, баскетболчы, ишкәкле кыз – бу скульптуралар  паркка килүче кунакларны керү капкасында сәламли иде. Парктагы аттракционнарда атынырга хәтта шәһәрнең башка почмакларыннан да күпләп килгәннәр. Тик, ни кызганыч, 2000 еллар ахырына парк искерә. Спортчыларның скульптуралары да, юллар да начар дәрәҗәгә җитә.


Паркта – Совет чоры рухы


«Крылья Советов» паркын төзекләндереп аның мәһабәтлеген кире кайтарырга җыеналар. Нәтиҗәдә, керү ишеген яңарырга, юллар җәеләргә, агач-куаклар утыртылырга, шулай итеп паркны 20 гасырның 30 елларына “кайтарырга” тиешләр.



Казан паркларындагы балалар мәйданчыклары парклар тематикасына бәйле рәвештә үзгәрә. Татарстан башкаласының “Континент”, Химиклар мәдәният каршындагы паркларда да мондый тәҗрибә кулланыла. Шул сәбәпле, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсеннән ерак урнашмаган  «Крылья Советов» паркы да бу темадан ерак китмәгән.


Спорт мәйданчыгы исә үз эченә футбол һәм волейбол уйнап булырлык территорияне ала. Йөгерү юлы эчендә тренажерлар урнашачак. Балалар кафесы, туалет, wi-fi – боларның барысы да планлаштырыла. Парк территориясендә велосипедчылар белән беррәттән скейтбордчылар өчен дә махсус юл барлыкка киләчәк. Дүрт аяклы дуслар белән һава сулар өчен махсус зона да булдырылачак.


Әйтергә кирәк: паркны 30 августта ачарга планлаштыралар. Казанның яңа утлы-музыкаль фонтаны да нәкъ менә шушында булачак. Паркны төзекләндерүнең икенче чираты 2016 елның язында дәвам итәчәк.

 

Оештыручылар белдергәнчә, төзекләндерелүдән соң парк Совет эпохасының парк архитектурасы мирасы булачак. Моның өчен төп ишекне, төп аллея, үзәк мәйданчыкны ничек бар шулай саклаячаклар.  “Крылья Советов”та Совет рухы сизелсен өчен, элеккеге кече архитектура формаларын кабаттан торгызалар. Проектчылар фикеренчә, чуеннан чүкеп ясалган парк диваннары фонарь һәм чүп савытлары белән гармониядә булачак.


Паркны яңартуның беренче чиратында Ленин мәдәният сарае каршында таш җәеләчәк. Проектлаучыларда да Совет рухы истән чыгарылмаган: элек монда түшәлгән 1,6х1,6 плитәләрне өр-яңадан җитештерәчәкләр. Монда, исә импорттан баш тартып, үзебездә эшләнгән товарны кулланалар. Ник дигәндә, плитәләрне Казанның 3 нчеТимер-бетон эшләнмәләре заводы җитештерә.

 


Башка парклардан аермалы буларак, “Крылья Советов”ның, русча әйткәндә, “фирменный стиле” барлыкка килә. Аның логотибына паркның керү капкасы рәсеме төшерелгән. Мондый үзенчәлекле рәсем плакат, белдерү, күрсәткечләр, урамдагы кафеларның менюсында, парк коймаларында декор буларак кулланылачак. Совет чоры рухын саклау максатыннан, плакат-белдерүләргә 20 гасырның үзенчәлекле иллюстрацияләре дә өстәләчәк.


“Яшьләр” скверы – яшьләрчә


Казанның “Кырлай” паркы янында урнашкан “Яшьләр” скверының торышы, мөгаен, күп кешене борчыйдыр. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында ташландык хәлдә булган бу урынга, үтеп киткәндә, игътибар итмичә калмый булмый иде. Ниһаять, бу сквер да төзекләндерелә.


Татарстан башкаласының башка паркларындагы кебек, монда казанлылар белән очрашулар булмый. Бу аңлашыла да: беренчедән, бу тирәдә күбесенчә офислар, эшлекле үзәкләр урнашкан. Аннан соң Яшьләр үзәге каршындагы сквер, юл өстендә урнашу сәбәпле, төп басым җәяүлеләр юллары челтәрен булдыруга ясала. Балалар мәйданчыклары каралмаган.



Бүгенгә исә скверның ландшафты эшләнелгән, таучыклар ясалган, юллар салынган. Юл түшәмәләрен салу да башкарыла. Төп эшләрне исә август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Ләкин үсемлекләр, шул исәптән, агач һәм куаклар соңрак утыртылачак. Бу исә һава торышы шартларына бәйле. Моның турында “Intertat.ru” хәбәрчесенә Наталия Фишман ярдәмчесе Лилия Гыйззәтова белдерде.


Төзекләндереләчәк сквер территориясе ике төп зонага бүленә. Аның үзәк өлеше күргәзмә-павильон киңлеге булса, икенчесе – чәчәкләр зонасы. Үзәк өлешкә килгәндә, ул ирекле рәвештә эшләнәчәк.


Павильон киләсе елга пәйда булачак. Әлеге урын үзенә күп функцияләр алачак. Монда чәчәкләр, ландшафт дизайны, заманча сәнгать һәм архитектура буенча китаплар алып, кофе эчеп булачак. Юлга якын урнашканлыктан ул машиналар тавышын киметүгә дә булышачак. Бу скверда җитәрлек санда эскәмияләр урнаштырылыр, чүп савытлары, фонарьларның үзебездә җитештерелгәннәре куелыр, дип планлаштыралар.



Сквердагы үсемлекләрне дә замана таләпләренә туры китереп сайлаганнар. Чәчәкләр түтәлен сезонына ике тапкыр гына утарга туры киләчәк икән. Күпьеллык үсемлекләр булганга күрә, алар елдан-ел куерак булып үсә. Куакларны исә елына ике мәртәбә кисәргә туыр киләчәк. Агачлар утыртылганнан соң, беренче өч елда даими рәвештә су сибү кирәк.


Шунысын да билгеләп узарга кирәк: “Яшьләр” скверы Казанның беренче иҗтимагый киңлеге булачак. Нью-Йорктагы  High Line сыман, шәһәрлеләрдә ландшафт архитектурасы, урбанистикага кызыксыну уятачак. Скверның концепциясе бюджетның чикле булуына карамастан, якты иҗтимагый киңлек тудыру максатыннан.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20